Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хаҗилары туган якларына кайта башлады
3 июньдә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында көндезге 12:00 сәгатьтә Җиддәдән «Jazeera Airways» авиакомпаниясенең чартер рейсы белән 150 хаҗи кайтты. Аларны хаҗ операторы вәкилләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
4 июньдә иртән 01:00 сәгатьтә 150 кешедән торган тагын 3 төркем кайтып җитте. Төркемнәрне тәҗрибәле җитәкчеләр – гарәп телен, хаҗ йолаларын һәм Согуд Гарәбстаны законнарын яхшы белгән хәзрәтләр озатып йөрде.
«ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган соңгы төркеме Казанга 11 июньдә кайтып җитәчәк дип көтелә.
2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары булган 200 кешене хаҗга җибәрде. Моннан тыш, Казаннан Татарстан хаҗиларына юлда һәм хаҗ вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен төрле белгечлекләргә ия 20 табиб җибәрелде. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителде. Медицина пунктлары кунакханәләрдә һәм хаҗ кылу урыннарында тәүлек буе эшләде. Татарстанның барлык хаҗиларына ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз