news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗилары туган җирләренә әйләнеп кайта башлады

Татарстан хаҗилары туган җирләренә әйләнеп кайта башлады
Фото: ТР Диния нәзарәте

Кичә, 23 июньдә, «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортта аларны хаҗ операторы вәкилләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды.

Беренче булып туган җиргә Тимур хәзрәт Матвеев җитәкчелегендә 15 хаҗи кайтты. Аннары кич белән 168 хаҗидан торган тагын 4 төркем кайтты. Аларны танылган имамнар – Марат хәзрәт Мәрданшин, Илмир хәзрәт Хәсәнов, Сәлимҗан хәзрәт Домнин, Сәлим хәзрәт Гайнуллин җитәкләде. Хаҗиләр Казанга Җиддәдән (Согуд Гарәбстаны) туры рейс белән очты. Хаҗиларның кайтуы дәвам итә.

Хаҗиларның иң соңгы төркеме Казанга Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин һәм Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җитәкчелегендә 1 июльдә кайтып җитәчәк.

2024 елда «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы аша Татарстаннан 1800 кеше изге урыннарга китте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы башкарды һәм үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озатып йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100