Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хаҗилары Миңнеханов, махсус операциядә катнашучылар, Палестина өчен дога кылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан хаҗилары Гарәфә үзәненә килде, анда алар көнне гыйбадәт кылып үткәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗилары өммәткә һәм Ватанга иминлек теләп дога кыла.
Быел алар гыйбадәт сүзләрен Палестинадагы фаҗига, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка юллады. Дин тотучылар Аллаһы Тәгаләдән Газа секторында җәбер-золымга дучар булган мөселманнарга котылу һәм ирек, Палестинага тынычлык килүен сорады. Шулай ук махсус хәрби операция зонасындагы Россия солдатларының гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтуын һәм Ватанның чәчәк атуын теләп дога кылды.
Республика Рәисе өчен Гарәфә үзәнендә аерым дога кылдылар. ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хаҗилар Аллаһы Тәгаләдән Миңнехановка җәмгыятьтә милләтара тынычлык һәм татулыкны саклауда, татарстанлыларга хаҗны оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхим-шәфкать күрсәтүен сораган.
Бүген Гарәфә көне (хаҗ вакытында Гарәфә үзәнендә тору көне) билгеләп үтелә. Бу урыннарга хаҗ кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора.
Кояш баеганда хаҗилар ачык һавада төн үткәрү өчен Мөздәлифә үзәненә юл тотачак. Иртәгә алар, таш ыргыту йоласын дәвам итү өчен, Мина үзәненә кире кайтачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз