news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күчте

Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күчте
Фото: ТР Диния нәзарәте

Бүген, 4 июньдә, Татарстанның 1800 хаҗие берничә автобуста Гарәфәт белән Мәккә җирлеге арасында урнашкан Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчеккә юнәлде.

Минага килеп җитеп, хаҗилар палаткаларга урнаштылар. Биредә алар, хаҗның төп гамәлләрен башлап җибәреп, вакытларын гыйбадәттә үткәрәчәк, Аллаһны зикер итәчәк, Коръән укыячак һәм Раббыбызга ялварып догалар кылачак. Алдагы төнне дә алар биредә уздырачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Иртәгә, Корбан бәйрәме алдыннан, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә, Хаҗның иң төп гамәлләренең берсе – Гарәфә көне булачак. Шуңа күрә, кояш чыкканнан соң, хаҗилар автобусларда Минадан Гарәфә үзәнлегенә юл тотачак. Хаҗ кабул булсын өчен, Гарәфәттә көнеңне догалар укып һәм гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Кояш баеганнан соң, хаҗилар, төркем-төркем булып, Мөздалифә үзәнлегенә күчәчәк, алар төнне ачык һавада алдан билгеләнгән секторларда үткәрәчәк.

Корбан бәйрәме көнендә хаҗилар Мина үзәнлегенә кайтачак һәм Җәмәратка барып таш ату гамәлен башлаячак. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, хаҗ кылучылар чәчләрен алдырачак, ихрамнан чыгачак һәм көндәлек киемнәрен киячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot