Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хаҗилары махсус операциядәгеләр, республика Рәисе, иминлек өчен дога кылды
Бүген, 26 майда, Гарәфә көне билгеләп үтелә. Хаҗ вакытында Гарәфә үзәнлегендә тору изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Татарстан хаҗилары Гарәфәдә көне буе дога кыла. «ДУМ РТ Хаҗ» операторы хаҗилары, гадәттәгечә, биредә өммәт һәм Ватан иминлеге өчен җәмәгать белән дога кыла. Алар Аллаһтан махсус хәрби операция кырларындагы сугышчыларны яклавын, аларның гаиләләренә исән-имин кайтуларын һәм тиз арада дошманны җиңүләрен, Россиянең чәчәк атуын һәм илне саклап һәлак булучыларга рәхмәт сорап дога кылды.
Хаҗилар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов өчен аерым дога кылды: мөселманнар ихластан аның ислам динен куәтләүдәге, республиканы үстерүдәге һәм җәмгыятьтә төрле милләтләр арасында татулыкны саклауга юнәлтелгән изге эшләрендә һәм башлангычларында – Аллаһтан ярдәм, шулай ук 200 татарстанлы – махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен хаҗ оештыруда тырышлыгы һәм ярдәме өчен әҗер-савап сорады.
Мөселманнар дога кылганда шулай ук мөселман өммәтендә тынычлык урнашуын һәм дин кардәшләребезнең газаплары бетүен ялварды.
Гарәфә көне тәмамланганнан соң, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә кояш баеганда, хаҗилар Мөздәлифә үзәнлегенә ачык һавада төн үткәрергә китәчәк. Иртәгә алар Мина үзәнлегенә таш ыргыту йолаларын дәвам иттерү өчен, әйләнеп кайтачак, алар ташны бары тик җәмәрат әл-гакабәгә генә ыргытачак.
Татарстан хаҗиларын хаҗның башыннан ахырына кадәр республика җитәкчелеге тарафыннан җибәрелгән төрле белгечтәге 20 табиб озатып йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз