news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗилары Гарәфәт үзәнлегенә килде

Татарстан хаҗилары Гарәфәт үзәнлегенә килде
Фото: Шамил Садыйков

Бүген барлык Татарстан хаҗилары Гарәфәт үзәнлегенә килде. Быел республикадан 1,8 мең кеше изге урыннарда хаҗ кыла.

Бүген Гарәфә көне – Зөлһиҗҗә аеның 9 көне. Бу көнне Гарәфәт тавында басып тору хаҗ кылуның бер өлеше санала – хаҗилар бирегә хаҗны тәмамлау өчен җыела. Гарәфә көнендә гөнаһлар кичерелә, сораучының барлык догалары кабул була.

Фото: © Шамил Садыйков

Хаҗилар кичкә кадәр чатырларда яшәячәк. Алар тулысынча су, ризык белән тәэмин ителгән, яннарында 20 табиб, шул исәптән йөрәк табибы һәм реаниматологлар бар.

Төнне исә хаҗ кылучылар Мүздәлифә үзәнлегендә, ачык һавада уздырачак. Иртәгә, Корбан бәйрәмендә, алар Мина үзәнлегенә кайтачак һәм Җәмәратта таш ыргыту йоласын үтәячәк.

Фото: © Шамил Садыйков

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100