news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вузлары һәм фәнни учреждениеләре илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд җәлеп иткән

Татарстан вузлары һәм фәнни учреждениеләре илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд җәлеп иткән
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан университетлары һәм фәнни учреждениеләре 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча җәлеп иткән. Бу хакта Казанда узучы Россия венчур форумының пленар утырышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

Республика җитәкчесе «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары», «Азык-төлек иминлеге», «Яңа материаллар һәм химия», «Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре» һәм «Күп иярченле орбиталь төркемне үстерү» илкүләм проектлары турында сүз баруын искәртте.

Миңнеханов сүзләренчә, югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре алга таба коммерцияләштерү өчен фәнни-технологик нигез булдыралар, шулай ук фәнни, инженерлык һәм эшмәкәрлек компетенцияләрен формалаштыралар.

«Фәнни-мәгариф оешмаларының технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга актив кушылуы сөендерә», - дип ассызыклады моңа бәйле рәвештә Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнехановтан тыш, пленар утырышта РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, РФ Икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot