news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россия халыклары Спартакиадасының медаль зачетында беренче бишлеккә керде

Татарстан Россия халыклары Спартакиадасының медаль зачетында беренче бишлеккә керде
Фото: РИА Новости, Максим Богодвид

Ике атна дәвам иткән ярышларның йомгаклары буенча Татарстан спортчылары 11 медаль (4 алтын, 3 көмеш һәм 4 бронза) яулады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Җиңүчеләр: Евгения Косецкая һәм Анастасия Редькина (бадминтонда хатын-кызлар парлы разряды), Дарья Лекомцева (стендка ату, скит), шулай ук чирәмдәге хоккей буенча хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары.

Дзюдочы Алана Алборова (75 килограммнан артыграк үлчәү категориясе), Екатерина Демина (стендта ату, скит) һәм Евгения Косецкая (бадминтон, ялгыз разряд) көмеш медальгә лаек булды.

Регби-7 буенча Татарстанның ир-атлар җыелма командасы, дзюдочы Дарья Баскакова (52 килограммга кадәр), шулай ук стендка атучылар Олег Пантюхин, Елена Миндагалиева һәм Тимур Гатауллин белән Милена Видманова дуэты (трап, микст) бронза медальләр яулады.

Россия халыклары Спартакиадасы ярышлары 30 сентябрьгә кадәр җиде төбәктә уза. Анда Татарстан Республикасын 33 спорт төрендә 364 спортчы тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot