news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан волонтерлары югалган балаларны эзләү буенча өйрәнүләрдә катнаша

Татарстан волонтерлары югалган балаларны эзләү буенча өйрәнүләрдә катнаша
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Төмәндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә Югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм күрсәтү илкүләм үзәге оештырган волонтерларның Бөтенроссия слеты башланды.

«Татар-информ» әлеге чарага илнең 54 төбәгеннән 250 волонтер килгәнен язган иде. Татарстан Республикасыннан өйрәнүләрдә Илкүләм үзәкнең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Сәгыйрова җитәкчелегендә волонтерлар командасы катнаша.

«Оешкан, әзерлекле һәм бурычларны төгәл үти торган волонтерлар – бик зур көч ул. Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков йөкләмәсе буенча без волонтерлар белән күп еллар хезмәттәшлек итәбез. Бүген Илкүләм үзәк җитәкчелегендә әзерлекнең бердәм системасын булдыру өчен ирекле оешмаларны берләштерәбез. Бу, аларның кайда булуына карамастан, кешеләр эзләүне нәтиҗәле оештырырга мөмкинлек бирәчәк», – дигән министр киңәшчесе Даниил Мартынов.

Слетта катнашучылар алган белемнәрен бүген һәм иртәгә практикада кулланачак.

«Бүген Төмәндәге укуларның икенче көне. Мин монда Курскидан килдем, өйрәнүләрдән соң мин гуманитар миссиябезне башкаруга кире кайтам. Без беренче ярдәм күрсәтү буенча бик күп файдалы белем алабыз, зыян күрүчеләрне урманнан эвакуацияләү буенча эшләдек. Без бик күп белем һәм эмоция алып китәбез. Шушы вакыт эчендә төрле төбәкләрдән килгән волонтерлар белән бергә бер команда булып җайлы һәм оператив эшләдек, алардан тәҗрибә туплыйбыз, үзебезнеке белән бүлешәбез. Монда искиткеч мохит!» – дип уртаклашты Альбина Сәгыйрова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100