news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә халыкка волонтерлар ярдәм итә

Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә халыкка волонтерлар ярдәм итә
https://minmol.tatarstan.ru/

Татарстанның 2023 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләре өчен онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Быел ул 15 апрельдән 30 майга кадәр уза. 14 яшьтән узган һәркем махсус порталда тавыш бирә ала. Аларга волонтерлар ярдәм итә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тавыш бирүгә төзекләндерү объектлары – иҗтимагый киңлекләр, скверлар, яр буйлары, урамнар, парклар, ишегалды территорияләре дә, төбәктә сайлап алынган иҗтимагый киңлекләр өчен конкрет дизайн-проектлар да чыгарылган.

Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

«Тавыш бирүдә халыкка ярдәм күрсәтү өчен волонтер штаблары җәлеп ителгән. Республиканың биш шәһәрендә (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә) 200 волонтер эшли. Җәмәгать урыннарында мәгълүмат нокталары булдырылган. Әйтик, без мөмкин кадәр күп кешегә үз шәһәренең тышкы күренешенә йогынты ясау мөмкинлеге бирәбез», - дип искәртте ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100