news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан волонтерлары Сочига Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте

Киләсе атна дәвамында волонтерлар объектлар һәм фестивальдә эшләү үзенчәләкләре белән таныша.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Бүген Татарстан волонтерлары быел Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә китте, дип хәбәр иттеләр әлеге чараның матбугат хезмәтеннән.

Киләсе атна дәвамында волонтерлар объектлар һәм фестивальдә эшләү үзенчәләкләре белән таныша. Моннан тыш, алар функциональ-объектлы тренинг уза, биредә алар үзләре башкарасы эшләр белән җентекләп таныша.

“Волонтерлар – алар фестивальнең хәрәкәт көче, зур вакыйганы оештыручылар. Чарада үз теләкләре белән 5000 кеше катнаша”, – диелгән оештыручылар хәбәрендә.

Программада катнашучылар шулай ук өйрәнү узган. Анда алар волонтер вазифасы белән танышкан, алган белемнәрен ныгыту өчен төрле уеннарда катнашкан, нәтиҗәле коммуникацияләрдәге төрле төшенчәләрне ачыклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100