news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан волонтерлары медицина һәм туризмны сайлый

Татарстанда 900дән артык волонтерлык берләшмәсе исәпләнә, алар 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге 46900 кешене берләштерә.

Татарстан волонтерлары медицина һәм туризмны сайлый
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан волонтерлары зур спорт чараларында эшләүдән тыш, медицина һәм туризм өлкәләрендә дә ярдәм күрсәтә. Бүген республика яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанда социаль һәм вакыйгалы волонтерлыктан тыш, асоциаль күренешләрне кисәтү, туризм өлкәсендәге волонтерлык кебек юнәлешләр үсеш кичерә, волонтер-табиблар һәм «Җиңү волонтерлары» эшли», - дип искәртте Дамир Фәттахов.

«Татарстанда 900дән артык волонтерлык берләшмәсе исәпләнә, алар 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге 46 мең 900 кешене берләштерә», - диде спикер.

Хәзерге вакытта республикада медицина юнәлеше аеруча популяр. «Соңгы елларда без медицина өлкәсендәге волонтерлыкка карата кызыксынуның сизелерлек артуын күзәтәбез. Волонтерлар медицина персоналына ярдәм күрсәтә, профилактик агарту белән шөгыльләнә. Республикада донорлык хәрәкәте актив үсеш кичерә», - дип өстәде Дамир Фәттахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot