Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан волонтерлары махсус операция хәрбиләренә 15 маскировка челтәре тапшырды
Казанның «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете каршында эшләүче волонтерлар махсус хәрби операция зонасына кулдан үрелгән унбиш маскировка челтәре җибәрде.
Хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрү акциясендә инде күптән Фәридә Хуҗина җитәкчелегендәге ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнаша.
«ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре инде ничәнче ел рәттән хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм маскировка челтәрләре үрүдә ярдәм итә! Бу – егетләребезгә күрсәткән ярдәмнең мөһим өлеше, уртак эшкә өлеш кертү мөмкинлеге», - ди Хуҗина.
ТР Дәүләт архивы рәисе Гөлнара Габдрахманова хезмәткәрләренең фидакарьлеген югары бәяли. «Мин хезмәткәрләремнең шундый ярдәмчел кешеләр булуына шат! Бу җиңел эш түгел. Әлеге волонтерлар төркемендәге хатын-кызларның күбесенең уллары махсус операция зонасында. Әни догасы, аның җылысы һәм ярдәме, хатын-кызларның хезмәте һәм тырышлыгы бик мөһим. Нәкъ менә мәрхәмәтлелек, үзара ярдәм итешергә әзер булу һәм кешеләрне ярату кебек сыйфатлар безне кеше итә», – дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз