news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан волонтерлары Курскида халыкка һәм хәрбиләргә ярдәм тапшырган

Татарстан волонтерлары бүген Курскига килде, тыныч халыкка һәм Россия хәрбиләренә ярдәм тапшырды. Бу хакта үзенең телеграм-каналында «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов хәбәр итте.

«Бүген Курскида эшлибез, халыкка һәм безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырдык», – дип язган ул.

Волонтерлар сүзләренчә, ярдәмнең бу составына шулай ук янгын сүндергечләр дә кергән. Шулай ук Курск шәһәре паркларының берсендә оештырылган Россия Кызыл Хачының гуманитар ярдәм тапшыру үзәк пунктында да булганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot