Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Волейбол федерациясе узган елга нәтиҗә ясады
Йомгак утырышын ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында кичә ТР Волейбол федерациясенең узган елгы эшенә нәтиҗә ясалды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Утырышта федерациянең башкаручы директоры Мансур Кәримов, шулай ук комитет рәисләре хисаплары буенча докладлар тыңланды.
Фәрит Мөхәммәтшин Волейбол федерациясенең Татарстанда бу спорт төрен үстерү һәм популярлаштыру буенча уңышларына югары бәя бирде. ТР Президент ярдәме белән бөтен республика буенча универсаль спорт мәйданчыклары төзелә, аларда волейбол да уйнарга мөмкин, дип билгеләп үтте ул. 100 гә якын мәйданчык төзү планлаштырылуга карамастан, республиканың максатчан программасы буенча 300 дән күбрәк мәйданчык төзелде. “Хәзер бик ерак районнарда да спортның бу төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килде, зур чыгымнар кирәкми, һәркем уйный ала”, - дип ассызыклады парламент башлыгы.
Волейбол федерациясенең президенты судьялар составы сыйфатын күтәрү ихтыяҗына игътибар юнәлтте. Ул үз чыгышында җәмәгатьчелек оешмасы зур волейбол матчларының туры трансляциясен кәрсәтүгә ирешергә ниятли, дип белдерде.
Федерациянең башкаручы директоры Мансур Кәримов, үз чиратында, балалар-яшүсмерләр, студентлар, авыл, пляж волейболының һәм ведомство хезмәткәрләре арасындагы кебек төрле юнәлешләрендә ирешкән уңышлар турында сөйләде. Аларның һәрберсе турында ТР Волейбол федерациясе комитетлары рәисләре җентекләп сөйләде. Билгеләп үтелгәнчә, һәр юнәлеш тә уңышлы эшли, әмма омтылырга җирлек бар әле. Балалар-яшүсмерләр волейболын үстерүдә берникадәр проблемалар бар. Шулай итеп, кайбер спорт мәктәпләрендә капиталь ремонт кирәк. Кайбер муниципаль районнар авыл волейболын алга этәрүдә активлык күрсәтми.
Утырышта Волейбол федерациясе вице-президенты, «Зенит-Казань» волейбол клубы директоры Олег Брызгалов республикада спортның бу төрен үстерүгә җитди караш булуына шатлануын белдерде.
Татарстанда волейбол спортның база төре булып тора, 40 меңнән артык кеше спортның бу төре белән шөгыльләнә. Республикада 34 балалар-яшүсмерләр мәктәбендә волейбол бүлеге бар. Балалар һәм яшүсмерләр арасында разрядлы спортчыларның гомуми саны 950 кеше тәшкил итә. Ел саен беренчелекләр, чемпионатлар һәм кубоклар ярышлары үткәрелә. Казанның «Зенит» һәм «Динамо» волейбол клублары Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяга танылган.
Федерация әгъзалары Фәрит Мөхәммәтшинның ТР Волейбол федерациясеның башкарма комитеты составына ТР ВФ судьялар коллегиясе рәисе Валентин Галләмовны һәм ТР ВФ студентлар волейболы комитеты рәисе Эдуард Можаевны кертү тәкъдимен бертавыштан хупладылар.
Утырыш тәмамланганда бүләкләр тапшырылды. Фәрит Мөхәммәтшин федерациянең башкаручы директоры Мансур Кәримовны “2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы” истәлекле медале һәм шәхсән РФ Президенты Владимир Путин имзалаган грамота белән бүләкләде, дип белдерделәр ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз