news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Владимир Путинның май указларын үтәү буенча алдынгы төбәк булды

Республика икътисад һәм социаль сәясәт өлкәсендә Президентның май указларын гамәлгә ашыруга бәйле иң күп телгә алына торган төбәк булды.

Татарстан Владимир Путинның май указларын үтәү буенча алдынгы төбәк булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2012 елның маенда имзаланган икътисади һәм социаль өлкәгә кагылышлы указларны үтәү буенча Россия төбәкләре медиарейтингы лидеры булды. Россиянең «Медиалогия» бәйсез тикшеренү компаниясе аналитиклары шундый нәтиҗәгә килде.

Быелның гыйнвар ае мәгълүматлары буенча, Татарстан 870,1 медиаиндексы белән икътисад өлкәсендә май указларын гамәлгә ашыру буенча Россия төбәкләре арасында беренче баскычта урнашты.

Россия Президентының икътисад өлкәсендә май указларын гамәлгә ашыру буенча Дагыстан (649 медиаиндексы) икенче, Якутия (449,1) өченче урынны алды. Алдынгылар унлыгына шулай ук Коми, Карачаево-Черкесия, Удмуртия республикалары, Түбән Новгород, Төмән, Новгород һәм Смоленск өлкәләре керде.

Татарстан шулай ук 1784,1 медиаиндексы белән социаль өлкәдә Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча әйдәп баручы башка төбәкләрне сизелерлек артта калдырды.

Моннан тыш, Татарстанда уртача хезмәт хакының 31 мең сумга җитеп, республиканың Идел буе федераль округында әлеге уңайдан икенче урынга чыгуы турында хәбәр ителде.

Социаль өлкәдә Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча лидер төбәкләр унлыгына шулай ук Краснодар өлкәсе (1243 медиаиндексы), Коми (1163,1), Якутия (1130,1), Дагыстан республикалары, Приморье, Мәскәү, Ульяновск, Омск һәм Мурманск өлкәләре керде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100