news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Вкусы России» бәйгесендә катнаша

Проектта республиканың 22 бренды тәкъдим ителгән.

Татарстан «Вкусы России» бәйгесендә катнаша
Солтан Исхаков

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның кече предприятиеләре «Вкусы России» бәйгесендә үз продукцияләрен тәкъдим итә. Бүгенге көндә төбәк брендларына тавыш бирү бара. Чара Россия Президенты йөкләмәсе буенча РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

«Тавыш бирү 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның барышында һәр кеше „Вкусы России“ сайтында Татарстан продукциясе өчен тавыш бирә ала», — диде ул.

Конкурста Россиянең 79 субъектыннан якынча 500 азык-төлек бренды тәкъдим ителгән. Иң күп брендлар тәкъдим иткән төбәкләр арасында - Татарстан, Башкортостан, Мәскәү һәм Калининград өлкәләре. Татарстаннан бәйгедә барлыгы 22 бренд катнаша. Алар арасында бал, катык, чәк-чәк, икмәк, казылык, конфет, үрдәк ите, чәй һ.б. бар.

Проектта катнашучыларның барысы да авыл хуҗалыгын үстерү федераль программасына керә. Алга таба проектта катнашучы бренд хезмәткәрләре квалификациясен күтәрә алачак, ә җиңүчеләр исә ихтыяҗны һәм сатуларны арттыруга ярдәм алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100