news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вице-премьеры Актаныш районында мәгариф оешмалары эшчәнлеге белән танышты

Казан кунаклары «Адымнар-Актаныш» мәктәбенең әзерлеген карады.

Татарстан вице-премьеры Актаныш районында мәгариф оешмалары эшчәнлеге белән танышты
https://mon.tatarstan.ru

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясенә әзерлек кысаларында эшлекле очрашу узды.

Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Алар «Актаныш технологик техникумы», «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» эшчәнлеге, яңа төзелеп сафка басып килгән «Адымнар-Актаныш» мәктәбенең әзерлеге белән танышты. Шулай ук кунаклар районның башка белем бирү учреждениеләренә дә бәя бирде.

«Актаныш районында мәгариф, белем һәм тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Милли йөзен, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яшәүче саф татар районнарының берсе ул. Республика күләмендә иң зур чаралардан саналган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең дә биредә узуы очраклы түгел. Аларның милли мәгариф, укыту һәм тәрбия буенча уртаклашырлык тәҗрибәсе бар», диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot