news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ВИЧ таралу уртача дәрәҗәдә булган төбәкләр исәбенә кергән

Республикада диспансер теркәвендә ВИЧ-инфекцияле 13 мең кеше тора.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Республикада ВИЧ буенча тотрыклы эпидемиологик вәзгыять күзәтелә. Татарстан ВИЧ таралу уртача дәрәҗәдә булган төбәкләр исәбенә кергән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

“Эпидемия булдырмауда төп күрсәткечләр - профилактика чаралары турында мәгълүмат тарату, ВИЧка тикшерелү буенча халыкта кызыксыну уяту һәм дәвалану” - , диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Табиблар мәгълүматы буенча, республикада диспансер теркәвендә 13 мең 82 ВИЧ-инфекцияле кеше тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100