news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан ВИЧ/СПИДка каршы көрәш буенча Глобаль фондтан 8 миллион доллар алачак

Татарстан ВИЧ/СПИДка каршы көрәш буенча Глобаль фондтан 8 миллион доллар алачак

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). Татарстан Россиянең ун төбәге арасында «ВИЧ/СПИД, туберкулез һәм маляриягә каршы көрәш буенча глобаль фонд» тарафыннан безнең илдә беренче тапкыр гамәлгә ашырылучы «ГЛОБУС» проекты буенча халыкара грант алу хокукын раслады. Илнең 42 төбәге катнашкан ачык грант конкурсында җиңү республикага биш елга XXI гасыр афәтенә каршы көрәшкә фонд акчаларыннан 8 миллион доллар алуны гарантияли. Сертификатларны тапшыру иртәгә Мәскәүдә булачак, анда республиканы сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов һәм Республика СПИДка каршы көрәш һәм кисәтү үзәгенең баш табибы Олег Романенко тәкъдим итәчәк.

Проектның максаты – Россия территориясендә ВИЧ-СПИДка каршы көрәш буенча нәтиҗәле милли стратегиягә теләктәшлек итү. Аны гамәлләштерүгә «ВИЧ/СПИД, туберкулез һәм маляриягә каршы көрәш буенча глобаль фонд» халыкара финанс оешмасы биш ел дәвамында безнең илгә 88 миллион доллардан артык акча бирәчәк.

Проект яшьләр, «риск төркеме», шулай ук киң халык катламнары арасында ВИЧ-инфекцияне кисәтүгә, ВИЧ-СПИД белән авыру кешеләргә дәвалау, тәрбия һәм социаль ярдәм итүгә, җәмгыять өчен ВИЧ/СПИДның тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. «Татар-информ» агентлыгына Олег Романенко хәбәр итүенчә, Татарстанда халыкара грант акчалары дарулар һәм җиһазлар алуга, халык белән агарту эшләре алып баруга сарыф ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда «ВИЧ» диагнозы белән 6252 кеше исәптә тора. Илдә рәсми рәвештә 280 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле теркәлгән. Әмма, экспертлар бәяләгәнчә, реаль күрсәткечләр статистикадан күпкә артып китә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100