Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан вице-премьеры Лисичанскига китерелгән поликарбонатны тәрәзәләргә куюны бәяләде
Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Лисичанскида күп фатирлы йортларны торгызу эшләрен карады.
«Эшләр яхшы темпта бара. Төзелеш бригадалары көн саен эшли. Безнең өчен хәзер торак йортларны көзге-кышкы чорга әзерләп бетерү бик мөһим», — диде Фәнил Әһлиуллин.
Исегезгә төшерик, Татарстан һәм Чаллыдан килгән авария бригадалары Лисичанскиның күп фатирлы йортларын кышка әзерли. Татарстан Республикасыннан китерелгән поликарбонатны төзүчеләр алга таба ремонтлау өчен күп фатирлы йортларның җылылык контурын япканда куллана.
Моңарчы «Татар-информ» Татарстан Рубежноены көзге-кышкы сезонга әзерләү өчен шәһәргә поликарбонат китерде, дип хәбәр итте. 900 квадрат метр поликарбонатны үз эченә алган гуманитар йөк шәһәргә җирле администрация үтенече буенча китерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз