news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вице-премьеры Лисичанскидагы бердәнбер күпфункцияле үзәк эшен тикшерде

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Лисичанскидагы Күпфункцияле үзәк эшен тикшерде. Ул Татарстан шефлыгындагы шәһәрдә бердәнбер шундый үзәк. Үзәк хезмәткәрләре тулы куәтенә эшләсә дә, халык чираты хәтта урамга ук сузыла.

Фото: © «Татар-информ»

Фәнил Әһлиуллин үзәкнең әйдәп баручы белгече Наталия Жернова белән бинаны карап чыкты. Алар башкарылган эшләрне, шул исәптән, подрядчыларның хаталарын төзәтүне дә бәяләде. Барлык эшләр тәмамланганнан соң, Күпфункцияле үзәк директоры белән бергә соңгы тикшерү үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot