news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Лисичанск ветераннарын Җиңү көне белән котлады

Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Лисичанск ветераннарын Җиңү көне белән котлады
Фото: ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин 9 Май алдыннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәрендә ветераннар белән очрашты. Сәфәр кысаларында ул Татарстан Республикасы исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре һәм шәхси заявкалар буенча формалаштырылган адреслы ярдәм тапшырды.

Ярдәм һәркемнең реаль ихтыяҗларын (бигрәк тә шәхси секторда) исәпкә алып, көнкүреш техникасы, шәхси гигиена чаралары, утын һәм эчәргә яраклы судан гыйбарәт иде. Ветераннарга булышырга гына түгел, ә тыңларга, һәркайсы белән сөйләшергә, аларга ничек тә булса файда китерү мөмкинлеген аңларга тырыштылар.

«Җиңүгә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә. Без бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт сезнең янәшәдә», – диде Фәнил Әһлиуллин. Ул ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, көчле һәм нык булганнары өчен рәхмәт белдерде, барысына да сәламәтлек теләде.

Вице-премьер кулыннан күчтәнәчләр алган ветераннар арасында балачагы сугыш елларына туры килгән Нина Васильевна Налетова да бар иде. Аның сөйләгәннәре миллионлаган кеше кичергән фаҗигане искә төшерү булды. «Мондый очрашулар - хөрмәт билгесе, бу - безнең бурыч. Татарстан Республикасы ветераннарга эзлекле рәвештә ярдәм күрсәтә, һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез», - дип ышандырды Фәнил Әһлиуллин.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100