news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин Рубежноены торгызган өчен рәхмәт хаты алды

ТР вице-премьеры Евгений Варакин Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечниктан Рубежноены торгызган өчен Рәхмәт хаты алды.

ЛХР башлыгы Варакинга актив гражданлык позициясе, чит бәлага битараф булмавы, шефлыктагы Рубежное территориясендә гадәттән тыш хәлнең тискәре нәтиҗәләрен юкка чыгару өчен материаллар китертүне оештыруда катнашуы өчен рәхмәтен белдерде.

Евгений Варакинга Рәхмәт хатын шәһәр мэры Сергей Хортив тапшырды һәм Татарстан белән алдагы тыгыз хезмәттәшлеккә ышанычын белдерде.

Фото: © «Татар-информ»

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot