news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ветеринарлары төлкеләрне котыру чиренә каршы вакцинацияли башлады

Быел республикада төлкеләргә 1 миллион 800 мең доза вакциналы "шоколад" ашату көтелә.

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстанда төлкеләрне котыру  чиренә каршы язгы вакцинацияләү чоры башланды. Быел республика буенча төлке юлларына барлыгы 1 миллион 800 мең доза вакциналы ризык куярга планлаштыралар.

Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов сүзләренчә, ел башыннан республикада котыру чиренең ике очрагы теркәлгән. Берсе – Апас районында, анда урманда котырган төлкенең үләксәсе табылган, икенчесе Саба районында – инфекция йоктырган төлке урманнан авылга төшкән.

“Үткән ел республикада котыру чиренең 20 очрагы теркәлгән иде, 2015 елда шундый 317 очрак булган иде, 2014 елда – 132. Котыру чиренә каршы комплекслы көрәш алып бару нәтиҗәсендә, йорт хайваннары һәм кешеләр өчен дә бу куркыныч йогышлы авыруның таралып китүен туктата алдык, – ди Александр Козлов. – Беренчедән, икенче ел рәттән ерткыч хайваннарны вакцинацияләү чаралары күрәбез. Ул елга ике тапкыр – яз һәм көз көне үткәрелә. Быелга әлеге максатка 1 миллион 800 мең доза вакцина әзерләнде. Шулай ук төлкеләрнең санын көйләп торабыз, чөнки төлкеләр күп булса да, чир тиз тарала. 2015 елда аучылар 11-12 мең төлке атты, 2016 елда – 4 меңне, быелга инде 2 мең булды”.

Баш ветеринария идарәсе белгече, ел саен шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм авыллардагы шәхси хуҗалыкларда да терлеккә, болардан тыш әле тагын песи һәм этләргә дә котыру чиренә каршы вакцинация уздырылуын искәртә. Быел республикада барлыгы 830 мең баш терлеккә прививка ясау көтелә. Вакцинаны 200 мең песи һәм эткә дә кадаячаклар. “Бөтен терлек һәм йорт хайваннарының, ким дигәндә, 85-90 процентын вакцинацияләү бурычы тора”, – ди Александр Козлов.

Районнарда төлке юлына "шоколад" тезәләр

Ерткыч хайваннарны котыру чиреннән кисәтү өчен әзерләнгән махсус вакцинаны ветеринарлар үзара “шоколад” дип йөртә, чөнки тышкы кыяфәте белән ул шоколад брикетына охшаган. Аның тышы хайванны кызыктырырлык итеп, ашарга яраклы продуктлардан ясалган, ә эчендә вакцина салынган капсула бар. Мәсәлән, вакциналы “шоколадны” ашаган төлкенең иммунитеты бер елга кадәр котыру чиренә каршы тора ала.

Татарстанның Әтнә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Рөстәм Хашимов сүзләренчә, төлкеләргә вакцинация үткәрергә, гадәттә, аучылар ярдәм итә, чөнки алар кыргый хайваннарның кайсы урыннарда яшәгәнен чамалый, төлке юлын таный. “Төлке юлына вакциналы “шоколадны” яз көне кар эрегәч, һава температурасы “плюска” күчкәч сала башлыйлар. Вәзгыятькә карап, бу чараны елга ике тапкыр да оештырырга була. Икенче юлы – сентябрьнең икенче яртысыннан ноябрь азагына, кар яуганчыга кадәр. Районда үткән 1,5 елда без 24 мең доза тараттык. Быел 16 мең доза вакцинага исәп тотабыз. Шуның 8 меңен – яз көне”, – дип сөйли Рөстәм Хашимов.

Төлке юлларын барлауга 3-4 көн үтә. Бүген Әтнә районы ветеринарлары һәм аучылары урман буена беренче көн чыкты.

“Вакцина брикетлары хайваннарны кызыктырырлык итеп эшләнгән. Аны төлке, кыргый этләр, күсе, тычкан ашаса яхшы. Беренче чиратта, котыру чирен тычканнар тарата бит. Песиләргә дә тычканнардан иярергә мөмкин, бер ел элек шундый очрак булганын хәтерлим”, – ди аучы - Яңа Шашы авылы ветеринария участогы мөдире Рамил Гарипов. Котыру чиренең таралышын төлкеләр санын контрольдә тотып, шушылай вакцинация үткәреп, йорт хайваннарына прививка ясап кына кисәтеп була, ди ул. “Авыл тирәсендә төлке күренгәне турында хәбәр ирешсә, ауга чыгабыз”, – ди Рамил Гарипов.

Районның аучылык бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиуллин сөйләгәнчә, җирлектә 150гә якын аучы теркәлгән. “Төлкеләргә вакцинация оештырырга, гадәттә, ветеринарларга 3-4 аучы ярдәмгә килә. Төлкеләр артык үрчеп китмәсен өчен, ауга да чыгабыз. Узган ел бер аучыбыз - Таһир Нәҗипов - 60 төлке атты. Кышкы исәп алу мәгълүматларына караганда, бүген безнең урманнарда 300дән артык төлке исәпләнә”, – дип мәгълүмат бирә Илдар Вәлиуллин.

Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе сүзләренчә, апрель азагында авыллардагы бөтен шәхси хуҗалыкларда асралган терлеккә, эт һәм песигә дә котыру чиренә каршы прививка ясап чыгачаклар. “Маллар көтүгә чыкканчы, прививкалы булырга тиеш”, – ди ветеринар табиб. Җирлектә шәхси хуҗалыкларның абзарларындагы мал-туар саны 5 меңгә җитә. Эре хуҗалыкларда исә барлыгы 25 мең мөгезле эре терлек асрылыйлар: аларга инде республика күләмендә дә гыйнвар аеннан вакцинация үткәрелә башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100