news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ветеринарлары элеккеге хезмәттәшләре – ветераннарны Җиңү көне белән котлады

Ветеринарлар үзләрендә эшләп лаеклы ялган чыккан мал табиблары – сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңү көне уңаеннан бүләкләр тапшырды.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе, Татарстанның һәр районындагы ветеринария берләшмәләре, үзләрендә эшләп лаеклы ялган чыккан хезмәттәшләре – сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңү көне белән котлады. Бу хакта “Татар-информ”га Баш ветеринария идарәсенең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр итте.

“Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш һәм тыл ветераннарын Бөек Җиңү белән тәбрикләү – идарәнең матур традициясе. Быел да элеккеге хезмәттәшләребезне һәр районның ветеринария берләшмәләре башлыклары, мал табиблары һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев котлады. Барысы 12 сугыш һәм тыл ветеранына Баш ветеринария идарәсенең котлау сүзләре һәм күчтәнәч пакеты тапшырылды”, – диде Алсу Нуруллина.

Аның сүзләренчә, ветеринарлар сафындагы бердәнбер исән сугыш ветераны Михаил Петров Казанда яши. Аңа 91 яшь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100