Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан ветеринарлары Башкортстан чигендә сөт һәм ит белән 25 йөк машинасын кире борган
Барлык шикле автомобильләр дезинфекция үтә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Ютазы районы, 9 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан ветеринарлары хәзерге вакытта Башкортстаннан сөт продуктлары, шулай ук терлек азыгын алып чыгуны контрольдә тота. Барлык шикле автомобильләр махсус эремә белән дезинфекцияләнә, дип сөйләде «Татар-информ» корреспондентына Татарстан Ветернинариясе баш идарәсенең Әлмәт җирлеге бүлеге дәүләт инспекторы Евгений Мишульняк.
Инспекторның посты республиканың Ютазы районы Урыссу-Октябрьск юлының 3 нче чакрымында урнашкан. Евгений Мишульняк сүзләренчә, әлеге постта барлык машиналар тикшерелә. Алардан ерак түгел ветеринарлар белән бергә эшләүче юл-патруль хезмәте, шулай ук йогышсызландыручы эремә белән махсус машина урнашкан.
«Шушы тәүлекләрдә 25 машинаны кире борганнар, меңгә якын машина тикшерелгән. Ит һәм сөт продуктлары, терлек азыгы ташучы машиналарны кире борабыз. 4 көндә 80 килограмм ит һәм 120 литр сөтне кире бордык. Бу бозау, бәрән һәм дуңгыз итенә генә түгел, тавык итенә дә кагыла», — дип сөйләде дәүләт инспекторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз