news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Ветеринария хезмәте Корбан бәйрәмгә терлекне башка төбәктән алмаска киңәш итте

Татарстан Ветеринария хезмәте Корбан бәйрәмгә терлекне башка төбәктән алмаска киңәш итте
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Татарстанда Корбан бәйрәмендә чалу өчен вак терлек җитәрлек санда бар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов «Татар-информ»да матбугат конференциясендә белдерде.

«Россиянең башка төбәкләрендә йогышлы авырулар буенча катлаулы эпизоотик вазгыять аркасында республикада үстерелгән терлекне сатып алырга киңәш итәбез. Карантин узган сәламәт хайваннарны гына чалырга рөхсәт ителә», - диде спикер.

Латыйпов сүзләренчә, узган ел Татарстанга Марий Элдан һәм Чувашиядән 305 баш вак терлек кайтарылган. «Терлек алынган төбәк йогышлы авырулар буенча имин булырга тиеш», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, 2023 елда Корбан бәйрәмендә Татарстанда рәсми рәвештә 13,8 меңнән артык корбан чалынган, шул исәптән Казанда - 5,8 мең баш вак терлек.

«Корбан бәйрәме көннәрендә идарә ветеринар-санитария иминлеген тәэмин итү чаралары үткәрә. Мәйданчыкларда әзерлек эшләре ветеринария хезмәте күзәтчелегендә алып барыла», - диде ул.

Бүгенге көндә республикада корбан чалу өчен рәсми билгеләнгән 55 мәйданчык бар, шуларның 18е Казанда урнашкан. Татарстан башкаласында мондый мәйданчыклар барлык районнарда да бар.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафис Минхәеров татарстанлыларны Корбайн-бәйрәмендә корбан чалу мәйданчыгы булмаган урыннарда ит сатып алмаска өндәде. «Анда ислам кануннарының барысы да үтәлми», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100