Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан ветераннарына – Белоруссия медальләре
БДБ иле бүләгенә лаек булганнарның берсе инде исәннәр арасында юк...
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Өч райондашыбыз - Бөек Ватан сугышы ветераннары: Габдрахман Сөләйманов, Шәһит Фәттахов һәм, вафатыннан соң, Дмитрий Долгополовлар “Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгы“ медале белән бүләкләнделәр, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.
Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүдә меңләгән совет сугышчылары катнаша, күпләр шунда башларын сала. Бу вакыттан бирле инде 70 ел үтсә дә, әлеге ил хөкүмәте һәм халык тыныч тормыш бүләк итүчеләрне онытмый. 70 ел тарихи үлчәүләр буенча бик кыска вакыт булса да, бу бер кеше гомеренә тиң. Сугыш афәтләре күрмәгән берничә буын үскән. Бәйсезлек яулаган кешеләр алдында алар үзләрен бурычлы итеп тоя. Юкка гына Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат ителгән көн республикада иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Бәйсезлек көне дип игълан ителмәгән.
Әлеге фронтта аяусыз көрәшкән райондашларыбыз – Югары Чегодайдан Габдрахман Сөләймановка һәм Керкәледән Шәһит Фәттаховка юбилей медальләрен һәм солдат хаты формасында эшләнгән, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко имзасы куелган котлау хатын ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге башлыгы Дмитрий Палаткин өйләренә илтеп тапшырды. Ни үкенеч, Дмитрий Долгополовка гына бу сугышчан бүләкне үзенә күрү насыйп булмады (ветеран 88 яшендә, 12 сентябрьдә вафат): аны улы Вячеслав Дмитриевичка бирделәр, диелә язмада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз