Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан ветераннары Курск өлкәсенә 60 тонна азык-төлек озаткан
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстан ветераннары хәрбиләргә ярдәм йөзеннән төрле акцияләрдә катнаша. Хәйрия чаралары «Ветераннар – фронтка» исеме астына берләштерелгән. Бу хакта бүген Казанда брифингта Татарстан Ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков хәбәр итте.
«Безнең ветераннар көн– төн эшли: маскировкалау челтәре үрәләр, кием-салым, маскировка халатлары һәм костюмнар тегәләр, окоп шәмнәре, буржуйкалар ясыйлар», - диде ул.
Иштирәков сүзләренчә, Украина Кораллы көчләре Курск өлкәсенә бәреп кергәч, хәйрия исәп-хисап счеты ачылды. Дүрт көн эчендә өлкәннәр пенсияләреннән 1 млн сумнан артык акча биргән. Ә бүгенге көнгә 4 млн сумнан артык акча җыелган.
«Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә 60 тонна азык-төлек продуктлары сатып алдык, өч фура ярдәм җыелды һәм Курск өлкәсенә озатылды», - диде Иштирәков.
Шулай ук хәйрия акчаларына Лениногорск интернат-йортында яшәүчеләр өчен Кукмара итекләренә, җылы башмакларга һәм кышкы курткаларга заказ бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз