news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ветераннары Җиңү бәйрәменә истә калырлык бүләкләр алачак

Моның белән бергә алар ТР Президентының бәйрәм котлавын да алачак

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилее уңаеннан ил күләмендә Ватан сугышы ветераннарын 5 әр мең сум, тыл ветераннарын 1әр мең сум күләмендә акчалата бүләкләү турында карар чыкты. Бүген Казан Кремлендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында ТР Президенты акчалата бүләк урынына, шул суммага бәйрәм җыелмасы эшләү тәкъдиме белән чыкты һәм ул хупланды. Аның эчтәлеге хакында фикер алышулар алга таба дәвам итәчәк. Хәзергә шунысы билгеле: бу бүләкне бөтен шәһәр районда да бертөрле һәм истә калырлык итеп әзерләргә кирәк булачак. Ул, мөгаен туклану продуктларын һәм истәлек сувенирларын берләштергән җыелма булыр. Моның белән бергә сугыш һәм тыл ветераннары ТР Президентының бәйрәм котлавын да алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100