news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ветераннары делегациясе Мәскәүгә Җиңү парадына китте

Кичә аларны Казан тимер юл вокзалыннан озаттылар

(Казан, 6 май, "Татар-информ", Алия Сабирова). Татарстан ветераннары делегациясе Мәскәүгә Җиңү парадына китте. Кичә аларны Казан тимер юл вокзалыннан озаттылар.
Бу уңайдан вокзалда тантаналы митинг булды, анда республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Кичә Россия башкаласына тантаналы чараларда катнашырга 6 сугыш ветераны китте: Борис Кузнецов, Миңнехәниф Низамов, Тамара Тюрина, Евгений Тиховнин, Мифтах Нуретдинов, Фәһметдин Хөсәенов.
“Безнең һәрберебез өчен Кызыл мәйданга Җиңү парадына бару – зур бәхет”, - дип билгеләп үтте Советлар Союзы Герое, делегация җитәкчесе Борис Кузнецов. Ул мондый мөмкинлек биргән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габдуләхәтов юлга кузгалучыларга хәерле юл һәм уңышлы сәфәр теләде. Ул шулай ук бүген ТР ветераннары делегациясе Санкт-Петербург, Волгоград һәм Курскка китә дип белдерде.
Мәскәүгә киткән 6 ветеранга республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән "МТС" компаниясеннән кәрәзле телефоннар бүләк ителде. Ветераннар туганнары һәм якыннары белән элемтәдә тору мөмкинлеге алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100