news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ветераннары "Балкыш" гала-концертын Ленин комсомолына багышлады

Үзешчән артистларның чыгышын "Балкыш" фестиваленең оештыру комитетын җитәкләгән ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да тамаша кыла.

Татарстан ветераннары "Балкыш" гала-концертын Ленин комсомолына багышлады
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Балкыш" үзешчән башкаручыларның республика ветераннар фестивале быелгы дүртенче концертын комсомолның 100 еллыгына багышлый. Бу хакта концерт алдыннан ТР Ветераннар советы рәисе, фестивальнең оештыру комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков әйтте.

"Без җәй көне хәйрия концерты да оештырдык, Өлкәннәр көнендә дә чыгыш ясадык, - диде Хәбир Иштирәков "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Бүгенге концертыбызда яшьләр дә, балалар да катнаша".

  • "Балкыш" үзешчән башкаручыларның республика ветераннар фестиваленең гала-концерты Тукай исеендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бара. Концертта Татарстанның 17 районыннан 200ләп ветеран катнаша. Алар утыздан артык номер башкарачак.

Үзешчән артистларның чыгышын "Балкыш" фестиваленең оештыру комитетын җитәкләгән ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да тамаша кыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100