news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ветераннары «Абилимпикс-2026» чемпионатында 24 медаль яулады

Казанда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла торган «Абилимпикс-2026» махсус хәрби операциясе ветераннары арасында һөнәри осталык буенча чемпионатка йомгак ясалды. Чарага 2 меңнән артык кеше килгән, катнашучылар һәм экспертлар 21 компетенциядә ярышкан. Турнирның ябылуы 1 июльдә – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә узды, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Тантаналы чарада РФ Саклану министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, ветераннарның чыгышы аларның ныклыгын һәм максатчанлыгын раслады.

Йомгаклар буенча 63 конкурсант җиңүче булды, шуларның 24е Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән чыгыш ясады. Хәбәр ителгәнчә, команда искиткеч нәтиҗә белән чыгыш ясады: тугыз алтын, тугыз көмеш, алты бронза.

news_right_1
news_right_2
news_bot