news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан ветераннары 9 майга кадәр фатир сайлап бетерергә тиеш
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык ведомстволарга да 9 майга әзерлек эшләрен тәмамлау бурычын йөкләде
Скопировать ссылку
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстанда 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча бөтен әзерлек эшләре 9 майга кадәр тәмамланырга тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында шундый бурыч куйды.
Республика Илбашы исәпкә баскан ветераннар район һәм республиканың вазифаи затларына “беркетелгән” булуын искә төшерде. Алар ветераннар торак алганчы процессны күзәтергә тиеш. Әмма хәзерге вакытта исемлектә булган 8276 ветераннарның 5241ендә генә “үз” түрәләре булган. 9 майга кадәр барлык ветераннар белән дә очрашырга һәм торак алу буенча карарларын белергә кирәк, дип ассызыклады Президент.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин башта ук 3830 ветеран базардан торак сатып алырга планлаштырган, дип белдерде. Әмма министр сүзләренчә, базарда җитәрлек санда фатир юк, бәяләр арта. Марат Хөснуллин район башлыкларына ветераннарга Дәүләт торак фонды яки ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша фатир алырга тәкъдим итүне йөкләде.
Дәүләт торак фонды программасы буенча ветераннарга 4825 фатир, шул исәптә 64 шәхси йорт һәм 116 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе линиясе буенча 1712 фатир, шул исәптә 27 күп фатирлы йортта 1102 фатир, 765 шәхси йорт, шул исәптә ветераннар участогында 610 йорт торгызу ниятләнә.
9 майдан соң Фонд килешүләр төземәячәк, шул исәптән ветераннар өчен дә дип белдерде Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин. “Бу вакытка кадәр ветераннарга Дәүләт торак фонды аша торак сатып алу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, алайса фатир алуның башка юлын эзләргә туры киләчәк”, – дип билгеләп үтте Т.Абдуллин.
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды һәм ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 943 мең сум субсидиягә ветераннарны уңайлы торак белән тәэмин итүне гарантияли, дип белдерде. Күп фатирлы йортта бу фатир 39 кв. метр тәшкил итә. Зуррак мәйданлы фатир алырга теләгән очракта һәр квадрат метр өчен 23,5 мең сум түләргә кирәк булачак.
“Безгә 9 майга кадәр бөтен әзерлек эшләрен төгәлләргә кирәк. Безнең бурыч килешү төзү генә түгел, ә ветеранны бу фатир яки йортка кертеп урнаштыру. Вазифаи затлар ветераннар алданмасын һәм фатирлы булсын өчен җавап бирә. Бу без башкарырга тиешле иң катлаулы бурыч”, – дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot