Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан ветераннар оешмасы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне хуплады
Иҗтимагый оешма Татарстан башкаласы мэрына махсус хат җибәргән.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстан ветераннар оешмасы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады. Иҗтимагый оешма Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшинга махсус хат җибәргән. Бу турыда «Татарстан ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасының комитет рәисе Әхәт Юлашев хәбәр итте.
«Без ике атна элек шәһәр мэрына оешма исеменнән үтенеч юлладык. Казан ветераннарының Җиңүгә, оборона сәнәгатенең барлык тармакларына зур өлеш кертүен исәпкә алып, шәһәргә бу исемне бирүне сорыйбыз. Хәтта балалар да бу эштә катнашты», — диде ул.
Әхәт Юлашев сүзләренчә, яраланып яки башка сәбәпләр аркасында фронттан кайткан сугышчылар шулай ук сәнәгать эшендә, шул исәптән снарядлар чыгаруда катнашкан.
«Күбесе фронтны һәм тылны икмәк, ит һәм башка азык-төлек белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгында эшләде. Моннан тыш, сәламәтлеге какшау яки башка сәбәпләр аркасында өйдә утыручылар актив эшләде. Алар фронт өчен оекбаш, яулык һәм башка әйберләр әзерләде», — дип өстәде җәмәгать эшлеклесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз