news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ветераннар өчен торак программасын финанслауга өстәмә акча алды

Республикага федераль бюджеттан 4,3 миллиард сум акча күчерелде

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын финанслау өчен өстәмә акча алды. Республикага федераль бюджеттан 4,3 миллиард сум акча күчерелде. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә белдерелгән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә фатир алу өчен чиратта 12285 татарстанлы – Бөек Ватан сугышы ветераны тора. 2 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча ветераннар белән 10826 килешү төзелгән.
Искәртеп үтәбез, элек Татарстан 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тэмин итү өчен федераль бюджеттан 5,9 миллиард сум акча алган иде. Аннары республика җитәкчелеге Россия Төбәк үсеше министрлыгына өстәмә финанслауга заявка бирде, шулай итеп, сентябрьдә Татарстанга 4,3 миллиард сум күчерелде.
Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева ТРда учетка баскан барлык ветераннарны да торак белән тәэмин итү өчен тагын 1,5 миллиард сум акча кирәк дип белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына РФ Төбәк үсеше министрлыгына бу сумманы күчерүне сорап хат әзерләүне йөкләде. “Хәзер күчерелгән акчаны үзләштерергә һәм хисап бирергә кирәк”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot