Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^“Татарстан варислары берлеге” Арчага сәяхәт оештыра
^“Татарстан варислары берлеге” Арчага сәяхәт оештыра
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарстан варислары берлеге” республика иҗтимагый оешмасы белән берлектә, 26-27 апрель көннәрендә, варисларның татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган ягында XV традицион юбилей тарихи-төбәкне өйрәнү экспедициясен оештыра. ТР Президентының “2006 ел – Әдәбият һәм сәнгать елы” фәрманын тормышка ашыру максаты белән үткәреләчәк сәяхәт Арча – Кушлавыч – Өчиле – Кырлай – Арча маршруты буенча уздырыла.
Әлеге акциянең төп максаты, бөек шагыйрьнең иҗади мирасын алга сөрү, аның яшәгән урыннары һәм иҗаты белән таныштыру, республикабызның бай мәдәни-тарихи мирасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүдән гыйбарәт.
Кырлай авылына сәфәр кылган вакытта, экспедициядә катнашучылар Арча районы Әдәби-төбәкне өйрәнү музеена, Арча педагогика көллияте базасында “Әлифба” (“Букварь) эксклюзив музеена да кереп чыгачак. Мәдәни һәм педагогик традицияләре белән дан казанган Арча педагогика көллияте эшчәнлеге белән танышу да көтелә. Экспедиция программасын шулай ук Тукаевлар гаиләсенең музей-утарына, Кырлай авылында шагыйрь музеена керү һәм Кушлавыч авылында әтисе каберен күрү дә тәшкил итә.
Экспедициядә 200 ләп варис – шагыйрь-патриот Муса Җәлилнең тууына 100 һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган “Туган як серләре” тарихи-төбәкне өйрәнү экспедициясенең район (шәһәр) этаплары җиңүчеләре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз