Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан вәкиллегендә Сирия белән хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алыштылар
Сириянең Россиядәге эшләре буенча вакытлы ышанычлы вәкиле Абдулраззак Исмаил Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. Сәфәрнең максаты Сирия һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышудан гыйбарәт иде, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.
Сирия дипломатын ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кабул итте. Сирия ягыннан очрашуда шулай ук илчелек киңәшчесе Загер Әл-Әхмәр һәм тәрҗемәче Нофаль Кальтум катнашты.
Яклар Татарстан һәм Сирия Гарәп Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне яңарту һәм тирәнәйтү мөмкинлекләрен карады. Әңгәмә барышында Абдулраззак Исмаил мөһим дата турында искә төшерде - 2024 елда ике дәүләт арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 80 ел тулды.
«Минем сезгә сәфәрем – Россия, аерым алганда Татарстан белән мөнәсәбәтләрнең тирәнлеген тагын бер кат раслау мөмкинлеге», - дип искәртте ул.
Дипломат билгеләп үткәнчә, бүген Сирия катлаулы чор кичерә, аякка басу һәм тотрыклы үсеш этабына күчү өчен ил дуслары һәм партнерлары тарафыннан ярдәмгә аеруча мохтаҗ.
Үз чиратында, Равил Әхмәтшин белдергәнчә, Татарстан Сирия белән багланышларны киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә. Ул билгеләп үткәнчә, республикада нефть чыгару, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, шулай ук мәгариф - аерым алганда, студентлар белән алмашу кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен ресурслар һәм компетенцияләр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз