Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан вәкиллегендә махсус хәрби операциядә катнашучы геройларны котладылар
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Ватан Геройлары көненә багышланган традицион очрашу узды. Анда беренче тапкыр Россиянең яңа геройлары, Украинадагы махсус хәрби операция вакытында хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен быел «Алтын Йолдыз» медален алган, Казан югары танк училищесын тәмамлаучылар – майорлар Раил Габдрахманов, Иван Додосов һәм Артур Орлов катнашты. Ведомствоның матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы составына керүче Россия Геройлары: Марат Алыков, Рәфыйк Ихсанов, Сергей Тулин, Игорь Уразаев, космоска ике тапкыр очкан очучы-космонавт Сергей Рыжиков (Бөгелмәдә туган), Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясенең беренче Герое, очучы-космонавт Сергей Крикалев бар иде.
Мактаулы хәрбиләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле, генерал-майор Равил Әхмәтшин котлады.
«Сезнең һәрберегезгә рәхмәтемне белдерәм. Сез – үз гражданлык бурычын үтәү үрнәге. Герой исеме болай гына да бирелми. Аны бары тик тырыш хезмәт, вакыйгаларга патриотик караш белән генә алырга мөмкин», – диде Мөхәммәтшин.
Әхмәтшин һәр катнашучының батырлык һәм геройлык үрнәге булуына игътибар юнәлтте һәм геройларга истәлекле сәгатьләр тапшырды. «Бүген офицерлар исемлегенең Россиянең яшь Геройлары белән тулылануына без бик шат», – дип белдерде ул. Хәрбиләрне шулай ук генерал-полковник, Мәскәү шәһәр Ветераннар советы рәисе киңәшчесе Рәсим Акчурин һәм генерал-полковник, ТР Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы җитәкчесе Валерий Баранов котлады.
Россия махсус хәрби операцияне Украинада 24 февральдән бирле уздыра – бу көнне аның башлануы турында Президент Владимир Путин игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз