Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан вәкиллеге хезмәткәре Бөек Ватан сугышы ветераны Идият Төфәтуллин белән очрашты
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны 98 яшьлек Идият Төфәтуллин белән очрашты. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Эмиль Фәйзуллин ветеранга армия генералы М.Ә.Гәрәевның 100 ел еллыгына чыгарылган истәлекле медален, Татарстаннан бүләкләр тапшырды, республика җитәкчелегеннән һәм тулы вәкаләтле вәкилдән җылы теләкләр җиткерде.
Идият Төфәтуллин БАССРның Туймазы районында туган. 1942 ел ахырында, курслар үткәннән соң, кече лейтенант булып гамәлдәге армиягә җибәрелә.
Ул К.К.Рокоссовский җитәкчелегендәге 16нчы гвардия укчы дивизиясе составында беренче сугышка керә. Сугыш вакытында биш тапкыр, ә ике тапкыр каты яралана. Сугыш бетәргә бер атна кала бер күзен югалта. Идият Төфәтуллин 1943 елның кышында Витебск янында булып, М.Җәлилнең батырлыгы турында беренчеләрдән булып белә. Нәкъ менә Витебск янында Кызыл армия ягына «Идел-Урал» легионы күчә.
Идият Төфәтуллин Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча Казанда булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз