news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вәкиллеге Волчанскида коткарылган гаилә өчен Мәскәүдә программа әзерләде

Татарстан вәкиллеге Волчанскида коткарылган гаилә өчен Мәскәүдә программа әзерләде
Фото: Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Харьков өлкәсенең Волчанск шәһәрендә Россия хәрбиләре Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән коткарган гаилә белән очрашты. Алар Мәскәүгә берничә көнгә Орел шәһәреннән килгән, анда вакытлыча урнаштыру пунктында яшиләр, дип белдерделәр Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәтендә.

Балалар һәм хатын-кызлар озак вакыт үзләренең җимерелгән йортлары подвалында пуля яңгырыннан качып утырган. «Төньяк» гаскәри берләшмәсе хәрбиләренең дроны кулына ак футболка тотып, ярдәм сораган әбигә юлыккан.

«Дрон миңа утын яктыртты, бу барысы да яхшы дигәнне аңлата иде», - дип хатирәләре белән уртаклашты Любовь әби.

Хәрбиләр бер сәгатьтән артык дрон ярдәмендә гаиләне шәһәрдән алып чыккан. Барысын да балаларның иң олысы – Анастасия ияртеп барган. Ул көннәрдә Любовьның ире һәм 36 яшьлек улы һәлак булган. Аларны Белгородта җирләгәннәр.

Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле 7 яшьлек Софья һәм Елизавета, 14 яшьлек Анастасия, әниләре Светлана һәм әбиләре Любовь белән очрашты. Быел кечкенә кызлар беренче сыйныфка кергән, олылары исә сигезенче класста укый. Балалар беренче тапкыр Россия башкаласына килүләренә бик шат булуын әйтә.

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге алар өчен бай программа әзерләгән. Гаилә теплоходта сәяхәт итәчәк, зоопаркка һәм Төсле бульвардагы циркка барачак. Әлбәттә, Кызыл мәйданны да күрәчәкләр.

Аларны шулай ук «Звезда» телеканалында да көтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100