news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вәкилләре Miss Environment International 2025 бәйгесендә катнашты

Татарстан вәкилләре Miss Environment International 2025 бәйгесендә катнашты
Фото: Роза Гадиева тәкъдим итте

«Мисс Европа 2024» титулы иясе Роза Гадиева һәм Россия, Татарстан вәкилләре Филиппинда узган әйләнә-тирә дөньяны саклау буенча Missvvironment International 2025 халыкара конкурсында катнаштылар.

Роза Гадиева конкурска мактаулы кунак һәм жюри әгъзасы буларак чакырылган. Аның белән бергә табигатьне саклау белән бәйле эшчәнлек алып баручылар — Анастасия Графинья һәм Карина Искәндәрова да барды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Филиппиннан Арианна Панталеон җиңүче булды, беренче вице-мисс булып Угандадан Триша Ахвера танылды, ә икенче вице-мисс исеменә Тринидада һәм Тобаго вәкилe Ребекка Баптист лаек булды.

Карина Искәндәрова «Талантлар шоуы»нда беренче урынны алды, ул югары дәрәҗәдә актерлык осталыгын күрсәтте. Карина 3 меңнән артык агач утырткан һәм даими рәвештә күлләрне чистарту экспедицияләрендә катнаша.

Фото: © Роза Гадиева

Анастасия Графинья дөнья буйлап трансляцияләнүче иң яхшы видеопрезентация өчен билгеләп үтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot