Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан вәкилләре Россия Һава десанты гаскәрләре хәрбиләре белән очрашты
Татарстан Республикасы делегациясе Россия Федерациясенең Һава десанты гаскәрләренең Махсус хәрби операциядә катнашучы бүлекчәләренә 40 тоннадан артык бүләк тапшырды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкләде. Делегация составында шулай ук республиканың Тәтеш районы башлыгы, спецназ ветераны Рәмис Сафиуллов һәм Татарстанның Вәкаләтле вәкиллегендә эшләр идарәчесе Рөстәм Әмирханов бар иде.
Акция Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ризалыгы һәм хуплавы белән узды.
Йөкне Татарстан Республикасыннан һәм Мәскәүдән китерделәр. Анда беренче чиратта кирәк булган әйберләр тупланган. Әлбәттә, татарстанлылар милли тәм-томнар да җибәрде. Хәрби хезмәткәрләргә бигрәк тә татар халкының чәк-чәге ошады, диелә хәбәрдә.
Делегация Һава десанты гаскәрләре җитәкчелеге, шәхси состав белән очрашты. Хәрби хезмәткәрләрнең көнкүреше һәм яшәү шартлары белән танышты, Татарстан Республикасыннан булган якташларыбыз белән аралашты.
Равил Әхмәтшин алдынгы хәрби хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр һәм Чистай заводы җитештергән командир сәгатьләре тапшырды.
Бүләкләү тантанасы 9 Майга багышланган тантаналы тезелү вакытында булды. Шәхси состав алдында Һава десанты гаскәрләре ветераннарыннан торган «Крылатая гвардия» төркеме чыгыш ясады.
Тантана тәмамланганнан соң, бүләкләр тутырылган колонна хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга, Һава десанты гаскәрләре бүлекчәләренә җибәрелде.
Йөкне республиканың өч муниципаль районы – Тәтеш, Арча, Саба башлыклары, шулай ук «Ак Барс Холдинг» компаниясе (җитәкчесе Иван Егоров – Һава десанты гаскәрләре ветераны), «Агромастер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Илгиз Исламов, «Хотнинская» компаниясенең генераль директоры Ванил Әскәров, Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәре хәһриячесе Феликс Җамалиев җыйды.
«Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов агымдагы елның мартында Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территорияләрендә яшәүчеләргә 40 тонна гуманитар ярдәм җибәргән иде инде. Ярдәмне ул үз хисабына күрсәткән», дип хәбәр итә Вәкиллек.
Хәрбиләрнең командирлары Татарстан җитәкчелегенә хәрби хезмәткәрләргә булган игътибары, ярдәме өчен рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз