news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вәкиллеге Санкт-Петербургта һәм Ленинградта ветераннарга бүләкләр тапшырды

Бүләкләр барлык саклык чараларын үтәп тапшырылды.

Татарстан вәкиллеге Санкт-Петербургта һәм Ленинградта ветераннарга бүләкләр тапшырды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ветераннар Татарстаннан азык-төлек җыелмалары алды. Татарстанның даими вәкиллеге көче белән ветераннарга, фронтовикларның тол хатыннарына һәм концлагерь тоткыннарына егермедән артык бүләк таратылды.

Бүләкләр барлык саклык чараларын үтәп тапшырылды. 75 ел элек Җиңүнең нинди бәя белән яулавын истә тоту мөһим, әмма безгә бу җиңүне һәм азатлыкны бүләк иткән безнең кадерле ветераннар турында кайгырту тагын да мөһимрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100