Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан вәкиллеге «Герой шәһәр Сталинград» истәлек тамгасына чәчәкләр салды
Бу тантананы һәр елны «Сталинградский призыв» оешмасы уздыра. Элек оешманың рәисе Мәхмүт Гәрәев булган.
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Мәскәүдә Александр бакчасында Билгесез солдат каберенә һәм «Герой шәһәр Сталинград» истәлек тамгасына чәчәкләр салу тантанасы узды. Чара Сталинградта һәлак булганнар истәлегенә багышланган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
79 ел бу көнне немец фашистлары бомбардировщиклары Сталинградны җимерә. Ике йөзгә якын шәһәр халкы һәм качаклар харәбәләр астында күмелеп кала.
Бу тантана һәр елны уздырыла. Аның инициаторы һәм оештыручысы — Россия оборона министрлыгы каршында эшләүче «Сталинградсикй призыв» төбәкара патриотик иҗтимагый оешмасы. Элегрәк оешманың шәрәфле рәисе — армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Хәрби фәннәр академиясе Президенты Мәхмүт Гәрәев иде. Аның вафатыннан соң, 2019 елда шәрәфле җитәкче итеп генерал-полковник Валерий Баранов куелды. Ул Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы рәисе дә.
Вәкиллек хезмәткәрләре һәм Офицерлар клубы әгъзалары әлеге тантанада ел саен катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз