Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан вәкилләре Санкт-Петербургта Халыкара кәсепчеләр конгрессында катнашкан
Чара V Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумы кысаларында уза.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гөлшат Ганиева). Бүген V Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумы кысаларында Халыкара кәсепчеләр конгрессы ачылды, анда Татарстан вәкилләре дә катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге конгресс кәсепчелек эшчәнлеген үстерү өлкәсендә Россиядәге иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. “Кәсепчелек эшчәнлеген үстерү һәм халык кәсепчелеген саклап калуның төп мәсьәләләре” дигән форсайт-сессиядә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашкан. Халык кәсепчелеген үстерү үзәге генераль директоры, Татарстан Республикасының Кәсепчелек палатасы идарәсе рәисе Нури Мостафаев конгресста “Татарстан Республикасының халык кәсепчелеге. Традицияләр һәм бүгенге көн” дигән доклад белән чыгыш ясаган.
Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, форсайт-сессия барышында төбәк хакимият ораннары вәкилләре Россиядә кәсепчелекнең перспективалы үсеше картасын эшләгән. Шулай ук халык кәсепчелеген саклап калуга юнәлдерелгән дәүләт сәясәтен тормышка ашыру буенча нәтиҗәле чаралар турында да сөйләшкән.
“Нури Мостафаевның чыгышы иң кызыклысы булды. Татарстан мисалын катнашучыларның барысы да зур игътибар белән кабул итте. Чыннан да, республика матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм кәсепчелекне үстерүгә зур өлеш кертә. Халык кәсепчелеген, декоратив-гамәли сәнгать һәм сувенир продукция җитештерүне торгызу һәм үстерү өчен яхшы шартлар тудыра”, - дип белдерде Татарстанның Төньяк башкаладагы Даими вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз