news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан вәкилләре Россиянең иң яхшы топ–менеджерлары рейтингына керде

500 иң профессиональ җитәкче исемлегендә “Татнефть”, “Түбән Кама Нефтехим”, “Ак Барс” банкы башлыклары бар

(Казан, 29 сентябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Татарстан бизнес–бергәлегенең берьюлы берничә вәкиле “Россиянең 1000 иң яхшы менеджеры” Менеджерлар ассоциациясе рейтингына керде.
Ел саен дөнья күрүче әлеге рейтинг бер елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясый һәм Россиянең иң профессиональ идарәчеләрен, үз тармаклары һәм функциональ юнәлешләрдәге лидерларны ачыклый.
Рейтинг “иң яхшылар иң яхшыларны сайлый” принцибына нигезләнгән. “Россиянең 1000 иң яхшы менеджеры” рейтингының эксперт советына узган елгы рейтингта җиңүчеләр керә. 2008 елдан башлап, эксперт советының һәр әгъзасы иң компетентлы 2–3 экспертны чакыра ала.
“Россиянең 1000 иң яхшы менеджеры” рейтингы кысаларында иң профессиональ җитәкчеләрнең “профиль” исемлекләре бар. Компания башлыкларыннан тыш, әлеге исемлеккә мәгълүмати технологияләр директорлары, маркетинг, персонал белән идарә итү буенча белгечләр, финанс, җәмәгатьчелек белән элемтә директорлары керә.
Быелгы рейтингта 500 иң профессиональ җитәкче исемлегенә Татарстан бизнес–бергәлегенең 6 вәкиле керде. “Татнефть” генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов ягулык комплексы предприятиеләре башлыклары арасында икенче урынны алды. “КАМАЗ” җитәкчесе Сергей Когогин машина төзелеше компанияләре башлыклары исемлегендә сигезенче баскычта урнашты. Химия сәнәгате буенча “Түбән Кама Нефтехим” генераль директоры Владимир Бусыгин – 6, “Казаноргсинтез” генераль директоры Леонид Алехин 9 нчы урында.
Моннан тыш, коммерция банклары башлыклары исемлегенә “Ак Барс” банкының идарә рәисе Роберт Миңнегалиев керде, ә урман һәм урман эшкәртү сәнәгате тармагында Чаллы катыргы–кәгазь комбинаты генераль директоры Сергей Титов билгеләп үтелде.
Мәгълүмати технологияләр буенча иң яхшы директорлар исемлегендә дә Татарстаннан ике белгеч бар. Машина төзелеше тармагында “КАМАЗ” мәгълүмати технологияләр департаменты директоры Виктор Ганин 5 нче урынны алды, ә энергетика һәм ягулык комплексында “Татнефть” мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы Рөстәм Әхмәтҗанов билгеләп үтелде.
Иң яхшы 100 коммерция директоры исемлегендә химия сәнәгате тармагында эшләүче белгечләр арасында “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең коммерция буенча генераль директоры урынбасары Евгений Цыганов 5 нче баскычта урнашты.
Ниһаять, химия сәнәгатендә финанс директорлары арасында “Түбән Кама Нефтехим” финанс идарәсе башлыгы Илдар Гайнетдинов 3 нче урынны алды.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100