news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вәкилләре Россия студентлар отрядлары җитәкчеләре киңәшмәсендә катнаша

Студентлар хезмәт отрядлары төбәк штабларының Универсиада объектлары төзелешендә катнашуы - киңәшмәдә каралачак төп мәсьәләләрнең берсе

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Бүген Волгоградта “Россия студентлар отрядлары” гомумроссия яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең IV чираттан тыш съезды һәм студентлар отрядлары штаблары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрә.
Чарада Татарстан Республикасын ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Евгений Ефимов, Студентлар төзелеш отрядлары республика үзәге директоры Ринат Садыйков, шулай ук “Россия студентлар отрядлары” гомумроссия яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Василий Ислаев тәкъдим итәчәк.
Съезд кысаларында Россия студентлар хезмәт отрядларының 2008-2010 елларда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, Студентлар отрядлары хәрәкәтенең 2013 елга кадәр исәпләнгән үсеш стратегиясен, шул исәптән 2010 елда “Россия студентлар отрядлары” хәрәкәте тарафыннан «АТЭС-2012», «Сочи-2014», «Универсиада-2013», «Росатом объектлары» һәм башка проектларны гамәлгә ашыру тәртибен кабул итү күздә тотыла.
Моннан тыш, Идел буе федераль округы Студентлар отрядлары штабы башлыгы Евгений Ефимов җитәкчелегендә ИФО Студентлар отрядлары штабы утырышы узачак. Студентлар хезмәт отрядлары төбәк штабларының Казанда 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында спорт һәм башка инфраструктура объектлары төзелешендә катнашуына бәйле мәсьәлә - киңәшмәдә каралачак төп мәсьәләләрнең берсе. Шулай ук Идел буе федераль округы Студентлар отрядлары штабы җитәкчесен сайлау да күздә тотыла, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Искәтреп узабыз, Татарстанның Республика студентлар хезмәт отрядлары штабы соңгы берничә ел дәвамында Россиядә әйдәп баручы позицияне били. Татарстан штабының “Идел буе федераль округында студентлар хезмәт отрядларының иң яхшы төбәк штабы” мактау флагына лаек булуы да әнә шул хакта сөйли.

news_right_1
news_right_2
news_bot