Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан вәкилләре Пекинда халыкара күргәзмәдә кунакларны чәкчәк белән сыйларга ниятли
18-20 июньдә Кытайда узачак күргәзмәдә халыкара оешмага Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен тәкъдим итәргә җыеналар.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Пекинда Beijing International Tourism Expo туризм һәм сәяхәт индустриясе халыкара күргәзмәсендә Татарстан стендын кую планлаштырыла. Анда Татарстанның туристлык мөмкинлекләре белән танышу һәм чәкчәктән авыз итәргә мөмкин булачак. Бу турыда Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.
Күргәзмә 18-20 июньдә узачак.
«Күргәзмә дәвамында стендка килүчеләр татар халкының милли ризыгы – чәкчәктән авыз итә алачак», — диелгән документта.
Дегустация өчен 500 данә порцияле һәм 10 матур тартмага салынган чәкчәккә заказ бирергә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз